Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә Елена атлы Нечкәбил яши

Республика күләмендә уза торган "Нечкәбил" конкурсы республиканың төрле шәһәр-районнарында яшәүче күп кенә хатын-кызларны дөньяга чыгарды. Ун ел буена уза торган бу бәйгенең ярымфиналында 500дән артык гаилә катнашкан. Шуларның 150се финалга чыккан. Быел исә 12 гаилә финалда көч сынашты. Яшел Үзән данын балалар иҗаты үзәге хезмәткәре Елена Баһаветдиновага якларга туры килде...

Республика күләмендә уза торган "Нечкәбил" конкурсы республиканың төрле шәһәр-районнарында яшәүче күп кенә хатын-кызларны дөньяга чыгарды. Ун ел буена уза торган бу бәйгенең ярымфиналында 500дән артык гаилә катнашкан. Шуларның 150се финалга чыккан. Быел исә 12 гаилә финалда көч сынашты.

Яшел Үзән данын балалар иҗаты үзәге хезмәткәре Елена Баһаветдиновага якларга туры килде Табигый чибәрлеге бөтен йөзен яктырткан бу сөйкемле ханым ире Марат белән өч бала - Арина, Илария, Ермоген атлы балалар тәрбияләп үстерәләр. Бу тату гаиләнең тормыш девизы -

Крепка бывает та семья,

где нет владений буквы "Я",

где правит только слово "МЫ",

где есть совместные мечты.

Елена һәр иртәдә гаиләсен кайнар ипи пешереп ашата икән. Ул бу күренешне сәхнәдә күрсәтеп тә тамашачыны шаккатырды. Һәм "Халык традицияләре" номинациясендә II урынга лаек булды.

"Алтын Нечкәбил" - Чистайдан килгән Резеда Урманчеева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев