Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә эчеп тә карыйлар ( 1нче кисәк)

Кеше сәламәтлеген кайгырту һәм яшәү шартларын яхшырту дәүләтнең төп бурычы. Монысы аңлашыла да, әмма дәүләт программаларына каршы килүче очраклар безнең яшәешне түбәнгә тәгәрәтә. Шундыйларның берсе алкогольле эчемлекләр базары. Бюджеттагы дефицит, катлаулы икътисади торыш чорында алкогольле эчемлекләрнең законсыз әйләнеше нәтиҗәсендә ул тагын да катлаулана бара.

- Агымдагы елның 1 июль нәтиҗәләренә караганда, Яшел Үзән муниципаль районында алкоголь продукциясен ваклап сатуга 256 сәүдә объектында 65 оешма, шул исәптән авыл җирләрендә 97 объект лицензия алды, - дип хәлгә ачыклык кертә Яшел Үзән муниципаль районының башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илнар Гафиятуллин. - 2014 ел белән чагыштырганда сәүдә объектларының саны 3 берәмлеккә артса, лицензияле оешмаларның саны 8 берәмлеккә кимеде (сәүдә оешмаларының эреләндерелүе сәбәпле).

Статистикага караганда, Татарстанда 2015 елның беренче яртысында алкоголь продукциясен сату 2014 ел белән чагыштырганда кимегән. Безнең районда бер җан башына 6 литр алкоголь продукциясе туры килә. 2014 елда бу сан 6,7 литр булган (ТРда - 6,7 литр).

- Татарстанда 2015 елның беренче яртысында алкоголь белән агуланып 185 кеше үлсә, бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 20 процентка артыграк, - дип сүзен дәвам итә Илнар Гафиятуллин. - Безнең районда үлемнәр, киресенчә, кимеде (13тән 8 очракка). Әмма агулану очраклары 36дан 46га артты.

Бу өлкәдә хөкем сөргән ситуацияне җайга салу максатыннан чыгып, ТР Президенты вазифасын башкаручы Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе буенча ведомствоара комиссия утырышлары уздырыла.

- Районда атна саен ике тапкыр башкарма комитет, эчке эшләр бүлеге, алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре белән берлектә рейдлар үткәрелә, - дип аңлата җитәкче. - Рейдлар барышында шактый гына закон бозу очраклары ачыкланды. Әйтик, ялган маркировкалы, лицензиясез аракы, яисә кулдан ясалган алкогольле эчемлекләр сату фактлары табылды. Нәтиҗәдә быел гына да 397 мең сумлык штраф салынды. Без тикшерүләрне дәвам итәбез. Чөнки әйләнештән алынган һәр шешә бер кешенең гомерен сак­лап калачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев