Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә декларация тапшыручылар саны артуы күзәтелә

Россия Федерациясе территориясендә табышларны декларацияләү кампаниясе бара. Салым декларациясен агымдагы елның 30 апреленә кадәр тапшырып өлгерергә кирәк. - Соңгы елларда салым декларациясе тапшыручылар санының артуы күзәтелә, - дип сөйли Россия салым хезмәтенең Яшел Үзән районара инспекциясе җитәкчесе Данил Апаев. - 2009 елда районда 2039 декларация бирелсә, 2013 елда аларның 4...

Россия Федерациясе территориясендә табышларны декларацияләү кампаниясе бара. Салым декларациясен агымдагы елның 30 апреленә кадәр тапшырып өлгерергә кирәк.

- Соңгы елларда салым декларациясе тапшыручылар санының артуы күзәтелә, - дип сөйли Россия салым хезмәтенең Яшел Үзән районара инспекциясе җитәкчесе Данил Апаев. - 2009 елда районда 2039 декларация бирелсә, 2013 елда аларның 4 меңнән дә артып китүе билгеле. Салым декларациясен милек сатудан, фатир, бүлмә яисә башка мөлкәтне арендага биреп торудан табыш алучылар тапшыра.

Данил Апаев аңлатуынча, салым декларация­сен тутырганда ФНС сайтындагы «Декларация 2013» программасыннан файдаланырга була. Шулай ук гражданнарга уңайлы булсын өчен инс­пекция «Ачык ишекләр көне» дә уздыра икән. 2014 елда ул ике тапкыр булган: 14 һәм 15 мартта. Алдагысы 11 һәм 12 апрельгә планлаштырыла. Анда НДФЛ буенча салым декларациясен тутырырга да өйрәтәләр.

- 2014 елдан Федераль салым хезмәте сайтында «Салым түләүче юридик затның шәхси кабинеты» дигән яңа электрон сервис эшли башлады, - ди инспекция җитәкчесе . - Бу кабинет аша салым түләүчеләр үзләрен кызыксындырган бөтен сорауларга җавап таба, бурычлар турында мәгълүмат ала алалар.

Яшел Үзән муниципаль район бюджеты тот­рыклы булып кала. 2013 елда район бюджеты, 19,7 процентка артып, 2161,2 миллион сум тәшкил иткән. Салым түләүче 2384 юридик зат, 3013 эшмәкәр һәм 121497 физик зат исәпләнә.

2013 елда иң күп салым түләүче предприятие­ләрдән Горкий исемендәге завод һәм «ПОЗиС» ФУП билгеләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X