Яшел Үзәндә өч янгын булган
Янгын сүндерүчеләр 22 чакыру кабул итеп алган. Шуларның 8е ялган булган. 2 тапкыр ДТПга барганнар. 3 янгын очрагы теркәлгән.
Яшел Үзәннең «Дальний» бакчачылык җәмгыятендә бакча өендә янгын ут белән саксыз кыланудан чыгып, бакча өенең эченә зыян килгән.
Яшел Үзәннең Ленин урамындагы йорт янында системасының төзек булмавыннан "Мазда" автомобиленә ут капкан. Нәтиҗәдә салонының эченә зыян салынган.
Гайдар урамында "Ниссан Кашкай" автогмобиленә ут төрткәннәр. Нәтиҗәдә автомобильгә шактый гына зыян килгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев