Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә бер-берсен тукмашканнар

Узган атнада бер-берсен кыйнаулар аеруча күп булган. Телевизорда күрсәтелүче сериаллар бер читтә торсын.

53 яшьлек хатын-кызны билгесез кешеләр Фрунзе урамында кыйнап киткән. Баш мие селкенгән, бәрелеп, күгәргән урыннары шактый булган. Ә 41 яшьлек ир-атны танышы тукмаклап ташлаган. Исерек ирнең шулай ук бәрелгән урыннары күп. 25 яшьлек хатынын да ире җәлләп тормаган, кыйнаган. Ул моңа кадәр баласын югалткан булган, аны гинекология бүлегенә китергәннәр. Ә бу очракта, киресенчә, 33 яшьлек ирнең башына таба белән хатыны бәргән. Баш мие селкенгән иргә дә медицина ярдәме күрсәтелгән. Исерек хәлдә булган 19 яшьлек егетне дә кызганып тормаганнар. Әнисе белән үги әтисе кыйнаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X