Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә “Барысы да үз кулыңда!” дип аталган хәйрия концерты үтте (+фотолар)

Горкий исемендәге мәдәният сараенда Динә Гарипованың Хәйрия фондына ярдәм кысаларында талантлы балаларга ярдәм итү йөзеннән беренче уникаль концерт үтте.Тамашачыларның көчле алкышлары астында сәхнәгә "Голос" беренче телепроекты җиңүчесе Динә Гарипова һәм район башлыгы Александр Тыгин күтәрелде. Шәһәр мэры "Созвездие - Йолдызлык-2014" республика фестиваленең зональ җиңүчеләрен котлады, ә Татарстанның атказанган артисты Динә...

Горкий исемендәге мәдәният сараенда Динә Гарипованың Хәйрия фондына ярдәм кысаларында талантлы балаларга ярдәм итү йөзеннән беренче уникаль концерт үтте.Тамашачыларның көчле алкышлары астында сәхнәгә "Голос" беренче телепроекты җиңүчесе Динә Гарипова һәм район башлыгы Александр Тыгин күтәрелде. Шәһәр мэры "Созвездие - Йолдызлык-2014" республика фестиваленең зональ җиңүчеләрен котлады, ә Татарстанның атказанган артисты Динә Гарипова яшь талантларга үз йолдызларының кабынуын теләде.

Динә Гарипова якташларына берничә җырын бүләк итте. Төп игътибар, алкышлар , әлбәттә, Яшел Үзәннең яшь талантларына иде бу көнне. Динә Гарипова аларга ярдәм итәргә теләп, концертка килүчеләргә үзенең зур рәхмәтләрен белдерде.

Гөлнур Габдуллина,

Горький исемендәге мәдәният сарае режиссеры

Марат Хәялетдинов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев