Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә барысы да спорт белән дус

Быел 7 һәм 17нче мәктәпләр арасында, Осиновоның В.Карпов исемендәге лицее, Октябрьский бистәсе янында һәм Васильевоның Лагерная урамнарында спорт мәйданчык­лары сафка басачак. Соңгы биш елга күз салсак, барлыгы 18 универсаль спорт мәйданчыгы төзелгән. Иң зур вакыйга, узган елның февралендә, шәһәр халкы күптәннән көтеп алган, «Метеор» йөзү бассейны ачылу булгандыр, мөгаен. Шулай...

Быел 7 һәм 17нче мәктәпләр арасында, Осиновоның В.Карпов исемендәге лицее, Октябрьский бистәсе янында һәм Васильевоның Лагерная урамнарында спорт мәйданчык­лары сафка басачак. Соңгы биш елга күз салсак, барлыгы 18 универсаль спорт мәйданчыгы төзелгән. Иң зур вакыйга, узган елның февралендә, шәһәр халкы күптәннән көтеп алган, «Метеор» йөзү бассейны ачылу булгандыр, мөгаен. Шулай ук район бюджеты хисабына пляж волейболы һәм футбол уйнар өчен мәйдан ясалды. Быел исә республика ярдәме белән В.Колотов исемендәге стадионда реконструкция эшләре бара. Күргәнегезчә яшүсмерләр, яшьләр өчен республика да, район җитәкчелеге дә спорт белән шөгыльләнү өчен уңайлы шартлар тудыра, файдалансыннар гына. Сәламәт тәндә сәламәт акыл булуын компьютер җене кагылган балалар аңлап үсәргә тиеш. Җәмгыятебезгә акыллы буын тәрбияләү һәммәбезнең бурычы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев