Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә бандитлар суд каршына баса

ТР Югары судына Васильево бистәсендә 80нче елларда оешкан "Мольковские" җинаятьчел төркеменең эше җибәрелде. Аларның кылган җинаятьләре нигездә бистә эчендә территория бүлүгә бәйле булган. Банданың җитәкчесе һәм берничә әгъзасы хөкем итү урыннарында утыра инде (Владимир Мольков каты режимдагы колониягә 22 елга утыртылган). Республика прокуратурасыннан хәбәр итүләренчә, бу юлы суд каршына Алексей...

ТР Югары судына Васильево бистәсендә 80нче елларда оешкан "Мольковские" җинаятьчел төркеменең эше җибәрелде. Аларның кылган җинаятьләре нигездә бистә эчендә территория бүлүгә бәйле булган.

Банданың җитәкчесе һәм берничә әгъзасы хөкем итү урыннарында утыра инде (Владимир Мольков каты режимдагы колониягә 22 елга утыртылган). Республика прокуратурасыннан хәбәр итүләренчә, бу юлы суд каршына Алексей Пашин, Марсель Зиятдинов һәм Радик Галиев басачак.

Ә җинаять эше 2005 ел вакыйгасына барып тоташа. Алар уен салонында автомобиленә хуҗа булу өчен бер ир-атка һөҗүм иткән. Аны кыйнап трассага алып чыгып, пистолеттан атып үтергәннәр дә фура тәгәрмәче астына ыргытканнар..

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев