Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә балалар бакчаларында урыннар арта

Яңа бакчага беренче тапкыр! Яшел Үзәндә яшәүче 590 бала өчен көз көне 4 балалар бакчасы үз ишекләрен ачачак. Заманча мәктәпкәчә учреждениеләрнең икесе "Мирный" микрорайонында һәм Осиново бистәсендә төзелә. Һәрберсендә 260 урын бар. Тагын бакчалар Олы Карагуҗа авылы мәктәбендә һәм шәһәрнең 17 нче мәктәбендә булачак. Төзүчеләр эшләрне вакытында төгәлләрме? 17 нче...

Яңа бакчага беренче тапкыр! Яшел Үзәндә яшәүче 590 бала өчен көз көне 4 балалар бакчасы үз ишекләрен ачачак. Заманча мәктәпкәчә учреждениеләрнең икесе "Мирный" микрорайонында һәм Осиново бистәсендә төзелә. Һәрберсендә 260 урын бар. Тагын бакчалар Олы Карагуҗа авылы мәктәбендә һәм шәһәрнең 17 нче мәктәбендә булачак. Төзүчеләр эшләрне вакытында төгәлләрме?

17 нче мәктәпнең беренче катында төзекләндерү эшләре башланган. Бинаның бер өлеше балалар бакчасы өчен үзгәртеп корыла. Әлеге микрорайонда мәктәпкәчә учреждениеләрнең күп еллар булганы юк.

Проект әти-әниләр соравы буенча эшләнә, монда балалар бакчасы булмау кыенлыклар тудыра. Бигрәк тә кыш көне, баланы иртә уятырга, берничә километр илтергә генә кирәк.

Көз көне ике кечкенә балалар бакчасы ачылачак, анда 35 әр урын бар. Җирле бюджет 33 миллион сум акча бүлеп биргән.

17 нче мәктәптә 350 урын бар, хәзер анда 160 бала белем ала. Балалар саны кимүгә микрорайондагы тузган торакны бетерү дә "ярдәм итә". .

Бараклар җимерелгәч, гаиләләр Мирныйга, шәһәргә күчте. Монда әби-бабайлар гына калды. Шуңа да укучылар саны аз.

Микрорайон өчен тагын бер минус - төрле идарәләргә караган балалар бакчалары ябылу. Предприятиеләр ярдәм итми башлый. Ә хәзер мәктәп тә буш тормаячак, бакчага да ерак илтәсе түгел. Яңа бакчага 27 гариза кабул ителгән инде. Параллель рәвештә мәктәптә дә ремонт эшләре бара. Түбә, тәрәзә, инженер челтәре алыштырыла.

Биредә 60 кеше эшли, балалар вакытында килсен дип,1 нче сентябрьгә өлгерергә тырышалар..

Профиле үзгәртелгән кече комплектлы мәктәпләрдән кала, җирле бюджет 6 ы бакчада түбә алыштыру өчен 15 миллион сум акча бүлеп биргән. Быел мәктәпкәчә учреждениеләр 520 бала кабул итәчәк. Димәк, бакчаларга чират кимиячәк, балалар ике яшьтән үк йөри алачак.

Рәмзия Дәүләтова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев