Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә ахак ташлар күргәзмәсе эшли

Ахак ташлары зурлыгы һәм минералдагы бизәкнең матурлыгы белән аерылып тора. Коллекциянең үзенчәлеге дә шунда. Ахаклар вулканнарга бәйле барлыкка килә һәм аларны дөньяның төрле урыннарында очратырга мөмкин. Ә ташларның иң матурлары Бразилия территориясендә табыла икән. (Оештыручылар Яшел Үзәнгә минералларның аз өлешен генә алып килгән. "Казан Кремле" музее - тыюлыгында алар өч...

Ахак ташлары зурлыгы һәм минералдагы бизәкнең матурлыгы белән аерылып тора. Коллекциянең үзенчәлеге дә шунда. Ахаклар вулканнарга бәйле барлыкка килә һәм аларны дөньяның төрле урыннарында очратырга мөмкин. Ә ташларның иң матурлары Бразилия территориясендә табыла икән.

(Оештыручылар Яшел Үзәнгә минералларның аз өлешен генә алып килгән. "Казан Кремле" музее - тыюлыгында алар өч йөзләп. Ахак ташларны коллекционерлар һәм геологлар бүләк иткән, кайберләре сатып алынган.
Уйладык та шундый фикергә килдек, без юбилеебызны бәйрәм итеп кенә калмыйча, республикага нәрсәдер бирергә, нинди биеклекләргә ирешкәнебезне, күрсәтергә тиешбез, шуҗада мәдәният министрлыгы белән берлектә күргәзмә оештырырга булдык. Уртак проект "Музей - тыюлыгы - республика районнарына" дип атала., Дип сөйли музей хезмәткәре Ольга Щелковская.

""Бразилия ахак ташлары" күргәзмәсе 2 августка кадәр эшләячәк."Казан Кремле" музей - тыюлыгы хезмәткәрләре тагын ике кызыклы коллекция әзерли. Яшелүзәнлеләр Коръәннәр күргәзмәсен карый алачак. Һәм дә Татарстанның беренче президенты Минтимер Шәймиевның бүләкләре фондыннан үзенчәлекле шахматлар тәгъдим ителәчәк.

Рузия Дәүләтшина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X