Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә 79 яшьлек әби поезд астына эләккән

15 июньдә 39 яшьлек исерек ир үзенең кан тамырларын кискән.

16сында «Казанская» тукталышында 51 яшьлек ирне кыйнаганнар.

17 июньдә - Татарстан урамында, 18ендә Комаров урамындагы йорт подвалында ир һәм хатын-кыз мәетләре табылган. Нәрсәдән үлгәннәр - билгесез.

18 июньдә Татарстан урамында 61 яшьлек ирне, шул ук көнне Северная урамындагы тулай торакта Норлат кешесен кыйнаганнар.

18 июньдә 79 яшьлек әбине пост «Волга» тукталышында поезд бәргән.

21 июньдә 30 яшьлек егетне Комаров урамында кыйнаганнар. Шул ук көне 51 яшьлек исерек ир үзен үтерү максатында корсагына пычак кадаган.

Барлык очракларда да зыян күрүчеләргә квалификацияле медицина ярдәме күрсәтелгән. Кыскасы, медикларны да җинаять белән бәйле вакыйгаларга чакырып кына торалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев