Соңгы вакытта автомобильләрдән кодграббер кулланып урлаулар күбәйде. Бу халык телендә сканер дип аталган электрон җайланма автосигнализацияләрнең кодын күчереп алып, аларны вата ала.
Энгельс урамында парковкага куелган «Киа-Спортейдж» автомобиле хуҗасы 200 мең сум акчасыннан колак кага. «Дэу-Матиз» автомобилен йөртүче хатын да машинасын Королев урамында озакка калдырмаган була. Нәтиҗәдә 4 мең сумга якын мөлкәтен югалта. «Пирамида» павильоны янында калдырылган «Хундай-Туссон» автомобиленнән хуҗасының документларын, банк картасын урлыйлар. Пин-коды беркетелгән картадан 40 мең сум акчасы югала. «Муравейник» сәүдә үзәге янында машинасын калдырган хатынның документлары, сертификатлары һәм акчасы да шулай урлана.
- Кагыйдә буларак, андый җинаятьләр көндез кешеләр күп йөргән вакытта кылына, - дип сөйли бу хакта Яшел Үзән полиция җитәкчесе Дамир Рәхимов. - Аның схемасы гади. Җинаятьче корбанын көтеп саклап тора. Хуҗасы машинасын сигнализациягә куюга ук сигнал фиксацияләнә һәм сканер белән укыла. Әлеге җайланманы кулда да йөртергә яисә кесәдә дә яшереп тотарга була. Ул телефон яисә плеерга охшаган. Җинаятьче үзенең машинасында утырган килеш тә скан ясый ала.
- Кодграббер кулланып урлаулар безнең районда күп түгел, теркәлгән 27 фактның 4се шул җайланма белән кылынган, - дип сүзен дәвам итә полиция полковнигы. - Шуңа күрә игътибарлы булырга һәм машина эчендә кыйммәтле әйберләрне калдырмаска кирәк. Җинаятьче бервакытта да буш салонга кызыкмый. Документларны да калдырырга ярамый. Бу җинаятьләрне ачуда оперативлык бик мөһим. Шуңа күрә полицияне никадәр тизрәк чакыртсагыз, шуның кадәр отарсыз.
Нет комментариев