Яшел Үзәндә 100 яшьлек юбилярны котладылар
Яшел Үзән муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Лилия Хәлилова Екатерина Васильевна Гнеденкованы 100 яшьлек юбилее белән котлады. Екатерина Васильевна - Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне, "1941-1945 елларда Бөек ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен" медаль белән бүләкләнгән.
Лилия Шәүкәтовна Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм ТР Президенты Рөстәм Миңнехановларның котлауларын җиткерде һәм муниципаль район башлыгы Александр Тыгин исеменнән чәчәк букеты һәм мамык шәл тапшырды.
Александр Коршунов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев