Төнлә урыны белән, көндез күпчелек районнарда кар көтелә, буран чыгу ихтималы бар. Көнчыгыш һәм төньяк-көнчыгыш тарафтан уртача тизлектә җил исә. Көндез исә җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга җитеп көчәергә мөмкин. Юлларда бозлавык саклана.
Татарстанда уртача һава температурасы төнлә - 3-8, көндез 1-6 градус салкын булачак.
27 ноябрьгә каршы төндә кар, юеш кар ява. Җилнең көчәю ихтималы да бар. Һава температурасы 0-5 градус салкын булачак.
Чыганак - интертат.ру
Нет комментариев