Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән заводлары - “Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре” конкурсы җиңүчеләре

Бүген Казан ратушасында ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашында "Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре" республика конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.

Әлеге бәйге "Россиянең иң яхшы 100 товары" программасы кысаларында 2004 нче елдан бирле үткәрелә. 12 ел дәвамында конкурс абруйлы дәрәҗәгә ия булды. Бу елларда республиканың 4 меңнән артык товар һәм хезмәте бәйгедә бәхетен "сынап караган". Конкурста катнашырга теләк белдерүчеләр елдан-ел арта, конкурсантларның географиясе дә киңәя. Быел "Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре" конкурсына 192 җитештерү предприятиесеннән, оешмадан, халык һәм сәнгать эшләнмәләре учреждениеләреннән 443 заявка килеп ирешкән. Бәйгенең оештыру комитеты тарафыннан 126 лауреат, 1 нче дәрәҗәдәге 213, 2 нче дәрәҗәдәге 78 дипломант расланган. Республика бәйгесендә җиңүгә лаек булган 170 товар һәм хезмәт "Россиянең иң яхшы 100 товары" конкурсының федераль этабына чыгарылган. Аларның 70е лауреат, 99ы дипломант исемен алган.

2015 нче елның "Татарстанның сыйфат лидерлары" призына лаек булганнарны бүләкләү өчен сүз Хөкүмәт башлыгы Илдар Халиковка бирелде. Ул конкурста катнашучыларны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, республика Хөкүмәте исеменнән бәйгенең уңышлы тәмамлануы белән тәбрикләде. "Әлеге еллык конкурсның үткәрелүе һәм аның җиңүчеләренең "Россиянең иң яхшы 100 товары" федераль программасында катнашуы республикада күркәм традициягә әверелүен зур канәгатьлек белән билгеләп үтәсем килә", - дип мөрәҗәгать итте Илдар Халиков.

"Конкурс Татарстан товар һәм хезмәтләренең сыйфатын арттыру, көндәшлеккә сәләтлелеген көчәйтү коралына әверелде", - диде Премьер-министр. Ул билгеләп үткәнчә, бәйгенең төп максаты Татарстанның Россиядә һәм читтә дә абруен күтәрә алырлык иң яхшы продукция җитештерүчеләрне ачыклаудан гыйбарәт булуын ассызыклады.

Илдар Халиков елдан-ел конкурста катнашучылар арта баруын шәрехләп, предприятиеләрнең 70 процентка якын өлеше продукциясенең югары сыйфатын, куркынычсызлыгын һәм аңа зур ихтыяҗ булуын күрсәтеп килә, диде. Ул катнашучыларның 30 процент өлешен яңа предприятиеләр тәшкил итүе турында белдерде. "Җитештерелә торган продукциянең сыйфаты артып, ассортименты да төрләнә. Ел саен конкурска тәкъдим ителә торган товар һәм хезмәтләр исемлеге 90 процентка яңара бара. Бәйгегә кече һәм урта бизнес вәкилләренең

кызыксынуы булуы да сөендерә. Быел аларның өлеше катнашучыларның гомуми саныннан 40 процент дәрәҗәсендә", - дип белдерде Хөкүмәт җитәкчесе.

Премьер-министр соңгы елларда, конкурс нәтиҗәләре буенча, Татарстанның Россиянең алдынгы төбәкләр сафында торуын билгеләп үтте. Аның фикеренчә, бу, беренче чиратта, предприятиеләрнең, җитештерүчеләрнең калыплашкан эшчәнлеге нәтиҗәсе. Ул Татарстанның Казан, Яр Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама, Яшел Үзән шәһәрләрендә әйдәп баручы предприятиеләрнең активлыгын билгеләп үтеп, алга таба да аларның югары күрсәткечләргә ирешәчәкләренә өмет баглады. Илдар Халиков киләчәктә перспективалы предприятиеләр саны тагын да артачагына ышанычын җиткерде. "Татарстанда булган сыйфат потенциалы киләчәктә тагын да республика икътисады үсеше өчен файдаланылып, гражданнар мәнфәгатьләренә йөз тотар дип ышанам", - дип, Хөкүмәт җитәкчесе конкурсантларга югары үрләр, уңышлар теләп калды.

Алга таба Илдар Халиков Сыйфат лидерларына бүләкләр тапшырды. "Производство-техник билгеләнешле продукция" номинациясендә В. Шашин исемендәге "Татнефть" ҖАҖ Бөгелмә механика заводы (генераль директоры Михаил Швецов) җиңүгә иреште. "Халык өчен сәнәгать товарлары" номинациясендә "Евроокно" ҖЧҖ җиңүгә лаек булды (генераль директоры Илдар Җәләлиев). "Азык-төлек товарлары" номинациясендә шәхси эшмәкәр Рифат Мотыйгуллин җиңү яулады. "Хезмәтләр" номинациясендә җиңү бәхете "Татарстан" милли иминият ширкәте" ААҖ (президенты Наил Һадиев) һәм "Сосновый бор" санаторие" ААҖ (генераль директоры Фоат Гатин) тәтеде.

"Татарстан Республикасының иң яхшы товар һәм хезмәтләре" конкурсы һәм "Россиянең иң яхшы 100 товары" программасы лауреатлары бүләкләнде. "Производство-техник билгеләнешле продукция", "Халык өчен сәнәгать товарлары, "Азык-төлек товарлары" номинацияләрендә - 18 лауреат. Җиңүчеләр арасында "ТАИФ-НК" ААҖ, "Түбән Кама нефтехим" ҖАҖ, "Казаноргсинтез" ҖАҖ, "Казан вертолет заводы" ҖАҖ, "ТАНЕКО" АҖ, "А. М. Горький исемендәге Яшел Үзән заводы" ААҖ, "ПОЗиС" ААҖ, "ПО ЕлАЗ" ААҖ, "Түбән Кама шина" ҖАҖ, "Түбән Кама шиналар заводы ЦМК" ҖЧҖ, "Казан дәүләт дары заводы" ФКП, "Л. Я. Карпов исемендәге химия заводы" ААҖ, "Казанкомпрессормаш" ААҖ, "ТМС групп" ҖЧҖ идарәче компаниясе, "Татнефть" ҖАҖ Бөгелмә механика заводы һәм "Елховнефть" НГДУ, "Алсу" Әлмәт оек фабрикасы" ААҖ, "Ферекс" сәүдә йорты" ҖЧҖ.

Язма Татар-информ мәгълүмат агентлыгыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев