Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән ЗАГСында да чикләүләр кертелде

Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты ЗАГС идарәсе хәбәр иткәнчә, коронавирус авыруын булдырмау һәм профилактика максатларында чикләүләр кертә.

Аның нигезендә Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре ЗАГС органнарына гаиләләрне теркәү чарасына 10нан да артык кешене кертмәскә (ЗАГС органы хезмәткәрләрен дә исәпләп) дип әйтелә.
Гаиләләрне тантаналы төстә теркәүне соңрак вакытка күчерергә дә тәкъдим ителә.
Никахлашуны дәүләт теркәве буенча күчмә чараларга, шулай ук юбилярларның туган көннәрен үткәрүгә вакытлыча чикләүләр кертелә.
Җәмәгать урыннарында булганда авырудан профилактика һәм саклану чаралары күрүнең мөһим булуы турында искәртәбез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев