Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән йолдызы суга төште

Бүген "Яшел Үзәннең Горький исемендәге суднолар төзү заводы" акционерлык җәмгыятендә зур тантана - 22100 проектлы чик сагы корабы суга төшерелде. Исеме дә җисеменә туры килә -"Поляр йолдыз". Чыннан да, ерактан ялтырап күренә торган кечкенә сыман кораб чынлыкта дошманга көчле ялкын булып ыргылырга сәләтле замана техникасы. Ул 2012 елның 30 маенда...

Бүген "Яшел Үзәннең Горький исемендәге суднолар төзү заводы" акционерлык җәмгыятендә зур тантана - 22100 проектлы чик сагы корабы суга төшерелде. Исеме дә җисеменә туры килә -"Поляр йолдыз". Чыннан да, ерактан ялтырап күренә торган кечкенә сыман кораб чынлыкта дошманга көчле ялкын булып ыргылырга сәләтле замана техникасы.

Ул 2012 елның 30 маенда төзелә башлаган иде. Проектын "Алмаз" конструкторлык бюросы (Санкт-Петербург шәһәре) эшләгән. Россиянең яңа тарихында Россия ФСБ чик сагы хезмәте диңгез чиген саклаучыларның барлык таләпләренә тулысынча туры китереп төзелгән беренче кораб. Кораб күп функцияле, сугышчан потенциалы югары, тулы масштаблы коткару операцияләрендә эшләргә мөмкинлеге зур. Мондый кораблар хәзерге 11351 һәм 97 П ПСКр корабларын алмаштырачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев