Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән янгын сүндерүчеләре ярышты

Яшел Үзән янгын сагы хезмәткәрләрен юлларда чыккан ДТПларга еш чакырталар.

Гыйнвар аенда алар 16 ДТПга барып, җимерелгән машиналар эченнән кешеләрне коткарган. ДТПларда зыян күргән кешеләргә ярдәм күрсәтү буенча һөнәри осталыкны арттыруны максат итеп, шушы көннәрдә федераль янгын сагының 8нче отряды ярыш уздырды. Ул Горький исемендәге заводның 52нче янгын сагы часте базасында булып, 12 команда көч сынашты. Катнашучыларга ДТПда зыян күрүчеләрне грамоталы эвакуацияли, беренче медицина ярдәме күрсәтә һәм башкаларны белергә кирәк иде.

Киеренке көрәш барышында 53нче часть командасы бөтен этапны узып алга чыкса, алардан 52нче часть кына калыша. Җиңгән команда республика ярышларында Яшел Үзән даны өчен көрәшәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X