Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән янгын сүндерүчеләре 11 кешене коткарды (+ФОТО)

Малая Красная урамындагы күп фатирлы 1нче йортта янгын чыгу турында "01" хезмәтенә хәбәр көннең икенче яртысында килә.

Чакырылган урынга 53нче янгын-коткару бүлегенең дежурныйлары килеп җиткәндә, югарыдагы катлар ачы төтен белән тулган була. Бу йорт коридор типында булганга, 4-5 катта яшәүчеләрнең ис газы белән агуланырга мөмкин була. Бу хәлне тизарада аңлап, янгын сүндерүчеләр халыкны саф һавага эвакуацияли башлыйлар. Урамга 11 кеше - 1 бала, 4 ир-ат, һәм 6 хатын-кыз чыгарыла. Үлем-китемнәр юк. Бу йортта яшәүче бер хатын кызның, урамга чыгам дип кайнар ишек тоткасына тотынгач, кулы пешә. Ул дәваханәгә барудан баш тарта. Соңыннан ачыкланганча, 4нче каттагы коридорда торган диван яна башлый. Ни өчен янган? Балалар шырпы белән шаярганмы, әллә инде башкалар ут белән саксыз кыланганмы, монысын инде тикшерү күрсәтер. Янгынны юк итү өчен берничә минут җитте.

Яшел Үзән янгын-коткару гарнизоны хезмәткәрләре халыкны игътибарлы һәм сак булырга, балаларны ялгызын калдырмаска чакыра.

Резедә Юсупова.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев