Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән Украинадан качып китүчеләрне кабул итәргә әзер

Яшел Үзәннең гадәттән тыш хәлләр комиссиясе утырыш нәкъ менә шул хакта барды. Бүгенге көндә Татарстан республикасы территориясендә көньяк -көнчыгыш Украинадан качып китәргә мәҗбүр булучыларны сыендыру мәсьәләсе көнүзәк мәсьәлә булып тора. Һәр тәүлектә Украина чиген 15 мең кеше чыга дигән хәбәрләр бар. Бу әле рәсми саннар гына. Халык туган илен, бөтен...

Яшел Үзәннең гадәттән тыш хәлләр комиссиясе утырыш нәкъ менә шул хакта барды.

Бүгенге көндә Татарстан республикасы территориясендә көньяк -көнчыгыш Украинадан качып китәргә мәҗбүр булучыларны сыендыру мәсьәләсе көнүзәк мәсьәлә булып тора. Һәр тәүлектә Украина чиген 15 мең кеше чыга дигән хәбәрләр бар. Бу әле рәсми саннар гына. Халык туган илен, бөтен җыйган мал-мөлкәтен ташлап сугыштан кача...

Алар Яшел Үзәнгә дә кайта. ЯҮМР миграция хезмәте хәбәр иткәнчә, качаклар статусын сорап, аларга 470 кеше мөрәҗәгать иткән. Июньдә 50 кеше статусы рәсмиләштерелгән дә инде. Болар - Луганск, Донеці,Херсон, Кырым кешеләре. Кайтучыларның күбесе туганнарына кайтып егыла. Әмма туганнары булмаганнар күпме?! Район җитәкчелеге андыйларны вакытлыча торып тору өчен Ореховка бистәсендәге Химия лицеен һәм Васильево бистәсендәге кадет мәктәбе бинасын күз алдында тота.

ГҮЗӘЛ МИНҺАҖЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев