Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән төбәгендә референдумнар үтте

Заманалар ничек кенә үзгәрмәсен, авыл тормышы һәрвакыт шәһәрнекеннән аерылып торды. Шәһәр барлык яктан да өстенрәк булды, ни дисәң дә. Авылның гүзәл табигатенә сокланып, саф һавасын гына иснәп, тамак туймый бит әле. Һәркемнең яхшырак яшисе килә. Ә уңайлыклар ике җирлектә - ике төрле. Шәһәрдә кайнар су булмаса, дәгъва хатлары бөтен инстанциягә...

Заманалар ничек кенә үзгәрмәсен, авыл тормышы һәрвакыт шәһәрнекеннән аерылып торды. Шәһәр барлык яктан да өстенрәк булды, ни дисәң дә. Авылның гүзәл табигатенә сокланып, саф һавасын гына иснәп, тамак туймый бит әле. Һәркемнең яхшырак яшисе килә. Ә уңайлыклар ике җирлектә - ике төрле. Шәһәрдә кайнар су булмаса, дәгъва хатлары бөтен инстанциягә "оча". Ә кайбер авылларда салкыны да булмый тора. Шәһәрдә берничә көн интернет булмады - халык, әйтерсең, ике кулсыз калды. Ә районның әле элемтәнең мондый ысулы кермәгән авыллары да бар.

Еллар үтә, ә ситуация уңай якка үзгәрә дип әйтеп булмый: барыбер артта калучы, алга ыргылучы булачак.

Авылларны төзекләндерү юнәлешендә Татарстан хөкүмәте үзарафинанслауны тәкъдим итте. Ирекле салымның һәр сумы өчен республика дүрт сум өстәп бирә. Һәм отты дип уйлыйм. Һәркем - дәүләт тә, авылда яшәүче аерым кеше дә.

Узган атнада, 22 июньдә, референдум районның барлык җирлекләрендә булды (теркәлеп яшәүчеләрнең 57 проценты табыш бирде). Референдумда катнашучыларның 70-90 проценты үзара салымны кирәк дип саный.

Акча авыл җирлеге яки башкарма комитетының махсус счетына җыела, квартал саен взнослар турында хисаплар бирелә. Бары тик шуннан соң гына өстәмә республика финансына исәп тотарга була. " Бу акчаның гадел тотылуына карата дәгъвалар булмасын дисәң, иҗтимагый советлар оештырырга кирәк. Ә алар әле һәр авыл җирлегендә дә юк,"- ди хакимият башлыгы урынбасары Фоат Шәмсиев.

Туган ил ул кече ватаннан - туган авылыбыздан, яшәгән урыныбыздан башлана. Ә аны барыбыз да матур, төзек, уңайлы итеп күрәсебез килә. Әнә: "Туфрагын сөрмә итеп керфегемә ягар идем" яки "Туфрагына алтын чәчсәләр дә, җитми икән туган җирләргә", дип бәгырьгә үтеп керерлек итеп җырлыйлар бит җырларда да. Бу яратуны сумнар белән үлчәп булмый, әлбәттә... Ул күпкә кыйммәт.

ГҮЗӘЛ МИНҺАҖЕВА

Авылларда референдумның ничек үтүе турында газетабызның 25 июнь саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X