Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән төбәге үрнәк гаиләләргә бай

Авылдашларым арасында илгә-көнгә үрнәк итеп куярлык гаиләләр күп. Менә шуларның берсен, аларның гаилә тарихын укучыларыбызга да тәкъдим итәм. Фәез абый Фәттахов тумыштан ук гарибрәк иде: аякларын өстерәп, бутап, чәлмәштереп йөри иде. Таяксыз һич кенә йөри алмады. Шулай булса да күңеле һәрвакыт күтәренке, сүзгә оста, гармунда уйнап җырларга да бик маһир...

Авылдашларым арасында илгә-көнгә үрнәк итеп куярлык гаиләләр күп. Менә шуларның берсен, аларның гаилә тарихын укучыларыбызга да тәкъдим итәм.

Фәез абый Фәттахов тумыштан ук гарибрәк иде: аякларын өстерәп, бутап, чәлмәштереп йөри иде. Таяксыз һич кенә йөри алмады. Шулай булса да күңеле һәрвакыт күтәренке, сүзгә оста, гармунда уйнап җырларга да бик маһир кеше иде. Күршеләрендә генә яшәүче Сәкинә исемле кызга өйләнеп, өч бала - Рафаиль, Фидаиль һәм Фидалия - үстереп матур гына яшәп ятканда каты авырудан Сәкинә апа үлем китте. Инвалид кешегә өч баланы карап үстерүе ай-һай авыр булды: аларны ашатырга, киендерергә, укытырга кирәк бит. Фәез абый тормыш авырлыкларын берүзе тартты. Әле дә хәтердә: җәй көне кызыл ат арбасына ягулык-майлау әйберләрен төяп, тракторчылар янына йөрде. Кыш көне фермада хайваннарга су җылыта, бозауларга аш пешерә иде.

Тагын менә шунысын да аерып күрсәтәсем килә. Хәзер бер дигән ирләр, алма кебек сәламәт хатыннар өйдә эшсез ята. Ә Фәез абыйның ике улы - Рафаиль белән Фидаиль тактадан ясаган чанага әтиләрен тезләндереп баралар иде.

Фәез абыйлар тырыш гаилә шул. Өч баланы да тәртипле итеп эшкә өйрәнеп үстерде. Терлек тоттылар, каз-тавык үстерделәр. Кормасын да җыйдылар, талын да кистеләр. Өйгә су да ташыдылар, хәлебездән килми дип тормадылар.

Рафаиль, армиядән кайткач, шәһәргә урнашты, Мулла Иле кызы Гөлфәниягә өйләнде. Ә Фидаиль исә күрше кызы Кадрияне гомерлек яры итте. Тик Фәез абыйлар гаиләсенә тагын кайгы килде: фаҗигале төстә Фидаиль мәрхүм булды.

Рафаиль гаиләсе белән авылга кайтты. Рафаиль бүгенге көнгә кадәр шофер булып эшли, Гөлфәния фермада сыер сауды. Рафаиль белән Гөлфәния Фәез абыйны ахыргы көннәренә кадәр яратып тәрбияләделәр.

Фидалия дә шәһәрдә төпләнде. Яратып чыккан тормыш иптәше генә мәрхүм булды, хәзер бер кыз үстерә.

Гөлфәния хәзер авыл кибетендә сату итә. Улары Ленар Норлатта эшли, килене дә Албабада хезмәт куя. Өйдә барысы да дус-тату яшиләр. Әле бер көннәрдә Гөлфәниянең телефоны чылтырый. Лиана икән. "Әни, мин киттем!" - ди. Кызын бакчага илтүе икән Ә Каенанасы: "яхшы, кызым, карап кына йөри күр!" (килене машинада йөри) - дип җавап кайтарды. Менә шушы ике сүздән дә аларның ничек тату яшәүләрен белеп була. Халык белән, сатып алучылар белән дә мөнәсәбәте яхшы Гөлфәниянең. Кешенең күңелен күтәрү өчен бер җылы сүз, ачык йөз җитә бит. Гөлфәния моның шулай икәнлеген бик яхшы аңлый.

Гөлфирә Маннапова.

Зур Өтәк

Яшел Үзәндә иртәгәдән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев