Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән судына җибәрелде

Эчке эшләр бүлегеннән килгән атналык сводкаларда Мирныйдагы сәүдә үзәгеннән урлаулар турында хәбәрләр еш була. Бигрәк тә кием-салым урлап тотылучылар күп. Менә шулай, 2015 елның октябрендә 25 яшьлек Алексей Панфилов (исем-фамилиясе үзгәртелеп бирелә) сәүдә үзәгенә кием урларга дип махсус бара. Ул анда кыйммәтле джемпер сайлап, примеркага керә. Анда ул эзен югалтыр...

Эчке эшләр бүлегеннән килгән атналык сводкаларда Мирныйдагы сәүдә үзәгеннән урлаулар турында хәбәрләр еш була. Бигрәк тә кием-салым урлап тотылучылар күп.

Менә шулай, 2015 елның октябрендә 25 яшьлек Алексей Панфилов (исем-фамилиясе үзгәртелеп бирелә) сәүдә үзәгенә кием урларга дип махсус бара. Ул анда кыйммәтле джемпер сайлап, примеркага керә. Анда ул эзен югалтыр өчен урламасыннан өчен махсус беркетелгән бейджны ватып алып ташлый да джемперны курткасы астына киеп чыгып шылмакчы була. Кызганычка, аның корган планы барып чыкмый. Сәүдә залыннан чыкканда сигнализация эшли башлап, егет тоткарлана.

Шушы ук егет ноябрь аенда Ильинка авылының Зеленая урамындагы бер бакча участогыннан металл әйберләр урлый. Әмма каракның эзенә барыбер төшәләр.

Яшел Үзән прокурорының өлкән ярдәмчесе Эдуард Миннегалиев аңлатуынча, Панфилов үз гаебен таныган һәм аның эше хәзер шәһәр судына җибәрелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X