Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән шәһәрендә Яшь педагоглар клубы эшли

Аның чираттагы утырышы әле күптән түгел генә Татарстан республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ачкан "Киләчәк" балалар бакчасында булды.

Бакча мөдире Зөһрә Бурдина барысын да ачык йөз белән каршы алды һәм эшлекле сөйләшү өчен бөтен мөмкинлекләрне тудырды. Ул әлеге бакчада "Татарстан Республикасының "Созвездие-Йолдызчык" региональ яшьләр иҗтимагый оешмасы белән хезмәттәшлек кысаларында балалар бакчасында тормышка ашачак проект идеясен ачты һәм үз учреждениесендә моның өчен нинди матди һәм кадрлар базасы булуын сөйләде.

Тәрбиячеләр үз бакчаларында булган мультимедия чаралары ярдәмендә ата-аналар җыелышларына әзерленүләре турында чыгыш ясады, физкультура дәресе буенча мастер-класслар күрсәтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев