Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән шәһәрендә Октябрьская урамындагы күпер ике айдан ачылачак

Җитәкчеләрнең дүшәмбе киңәшмәсе шәһәр өчен иң зур проблемага әверелгән Октябрьская урамындагы күпер төзелешеннән башланды. Моннан берничә атна элек ремонтка ябылган күпер аркасында шәһәр белән Мирный бистәсе арасы үтү, транспорт бөкеләре аркасында шактый проблемалыга әверелгән иде. Район җитәкчелеге юллап, республикадан 60,5 млн сум акча оператив бүленеп бирелде. Хәзер подрядчылар да билгеле...

Җитәкчеләрнең дүшәмбе киңәшмәсе шәһәр өчен иң зур проблемага әверелгән Октябрьская урамындагы күпер төзелешеннән башланды. Моннан берничә атна элек ремонтка ябылган күпер аркасында шәһәр белән Мирный бистәсе арасы үтү, транспорт бөкеләре аркасында шактый проблемалыга әверелгән иде. Район җитәкчелеге юллап, республикадан 60,5 млн сум акча оператив бүленеп бирелде. Хәзер подрядчылар да билгеле булды.

"Татарстан Республикасы күперләре" җәмгыятенең эксплуатация буенча генераль директоры урынбасары Николай Мураткин сүзләренә караганда, күпер тиешле дәрәҗәдә даими каралып торган очракта мондый хәлгә тарымаган булыр иде. Грунт сулары белән юылып, тотрыкларына зыян килгән.

Бүген биредә күрсәтелгән оешма эшне башлап җибәрде. Әзерлек эшләре башланды. Җитәкче сүзләренә караганда район оешмалары да теләп булыша. Күпердән җәяүлеләр һәм велосипедчылар йөри ала. Башта күпернең өске өлеше ремонтланып, транспорт агымы җибәреләчәк. Ике айдан, салкыннар башланганчы, транспорт йөри башлар дип көтелә. Соңыннан, өске өлеш файдалануга тапшырылгач, күпернең аскы өлеше ремонтлана башлаячак.

Николай Кузьмич күперләргә махсус оешмалар хезмәт күрсәтергә тиешлекне аңлатты һәм ремонттан соң, җәмгыятьнең сигез ел гарантия бирүен ассызыклады.

Гүзәл Минһаҗева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев