Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән – үсеш территориясе (1нче кисәк)

Безнең районда инвестицияләрне җәлеп итү буенча ике зур проект тормышка ашырылырга тора. Шулай булган очракта, бу яшел үзәнлеләр өчен, башка муниципалитетлар белән чагыштырганда, зур өстенлек булачак. Сүз Свияжск мультимодаль үзәге базасында аерым икътисади зона булдыру һәм Яшел Үзән шәһәренә алдан баручы социаль-икътисади үсеш территориясе статусын бирү турында бара. Җитәкчеләрнең дүшәмбе...

Тиздән елга порты төзелеп бетә
Карамалы Тауда искиткеч зур елга порты төзелеп ята. Бирегә килгән йөкне тимер юл аша да, автомобиль юлы аша да тиешле урынга җиткерер­гә була. Зөя мультимодаль логистик үзәге (ЗМЛҮ) склад һәм контейнер мәйданлы тимер һәм автомобиль юллары терминалларын, су-автомобиль терминалларын, складларны, тимер һәм автомобиль юлларын, төяү һәм бушату мәйданнарын, инфраструктура һәм сервисны үз эченә ала. Бүгенге көнгә әлеге проектка 7 миллиард сум ( 1,4 млрд сум - ТР бюджеты, 6 млрд сум - РФ) кертелгән: елга портының төп причал стенасы, автомобиль юллары, юл чишелеше төзелгән, «Свияжск» тимер юл станциясе реконструкцияләнә, станциянең яңа «чыбыгы» төзелә, шәхси инвесторлар өчен территорияләр әйләндереп алына. Логистик үзәкне максималь рәвештә эш белән тәэмин итү өчен якын-тирәдәге территорияләрне үстерергә кирәк. 1400 гектар мәйданда Татарстан Республикасында өченче Аерым икътисади зона оештыру күздә тотыла. Аның резидентлары порт һәм логистик хабаның якынлыгыннан файдаланырга тиеш була. Икътисадның төрле тармакларына караган бик күп предприятиеләрне урнаштыру каралган, өстенлек реаль секторга биреләчәк. Төзелеш материаллары һәм агач эшкәртү производствосын, авыл хуҗалыгы предприятиеләрен оештыру күздә тотыла. Бүгенге көндә якындагы территориянең җирләрен резервка калдыруны рәсмиләштерү буенча эш алып барыла.

Гүзәл МИНҺАҖЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев