Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән сәүдә үзәге караклары тоткарланган

Яшел Үзән прокуратурасы чит мөлкәтне урлаган өчен 29 яшьлек Элеонора Ивановага һәм 23 яшьлек Алексей Майоровка (исем-фамилияләре үзгәртелде) чыгарылган гаепләү материалын раслаган. Яшел Үзән шәһәр прокуроры урынбасары Эдуард Миннегалиев сүзләренә караганда, Иванова, 2014 елның 12 февралендә кичке сигезләр тирәсендә Төзүчеләр проспектындагы сәүдә үзәгендә сөяркәсе Майоров белән сүз куешып, сәүдә үзәгеннән...

Яшел Үзән прокуратурасы чит мөлкәтне урлаган өчен 29 яшьлек Элеонора Ивановага һәм 23 яшьлек Алексей Майоровка (исем-фамилияләре үзгәртелде) чыгарылган гаепләү материалын раслаган.

Яшел Үзән шәһәр прокуроры урынбасары Эдуард Миннегалиев сүзләренә караганда, Иванова, 2014 елның 12 февралендә кичке сигезләр тирәсендә Төзүчеләр проспектындагы сәүдә үзәгендә сөяркәсе Майоров белән сүз куешып, сәүдә үзәгеннән ашамлыклар, спиртлы эчемлекләрне камералар куелмаган кием-салым һәм көнкүреш әйберләре залында дамский сумкага яшерәләр. Аннан соң шик тудырмас өчен касса аша кайбер әйберләр өчен түләп чыгалар. Шулай итеп бу көнне бу сәүдә үзәгенә 1049 сум 61 тиенлек зыян китерелә.

Остарып киткән караклар 24 февральдә тагын шушы ук сәүдә үзәгенә шундый ук план корып килә. Яшерен генә вешалкадан джемпер алып Майоров аны курткасы эченнән кия, 1 мең сумнан артык ашамлыкны да яшереп чыкмакчы булалар. Әмма аларны кибеттән чыкканда шик астына алып, тоткарлыйлар.

Элеонора үзе 20 февральдә шушы үзәкнең сәүдә залыннан 1 мең сумнан артык ашамлык урлап чыккан булган.

Әлеге ир һәм хатын урлауда гаепләнгән материаллар Яшел Үзән судына җибәрелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X