Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән Сабан туенда - Ландыш Нигъмәтҗанова

Татар эстрадасының танылган йолдызы Ландыш Нигъмәтҗанова быел бик күп Сабантуйга чакыру алган. Тик, ничек кенә теләсә дә, барысына да бару мөмкин түгел.

Шулай да Ландышны 6 июньдә - Саба районы Миңгәр авылы, 7 июньдә - Яшел Үзәндә, 12 июньдә - Мамадыш районы Югары Кыерлы авылы, 13 июньдә Чистай, Чаллы якларында күреп булачак.

Төпчек улы Гомәргә өч ай гына булса да, җырчы аны өйдә калдырып китә икән. «Аллаһка шөкер, бала карашырга кешебез күп, бездә бик күңелле. Ул яктан мин бәхетле. Әмма ничек кенә булмасын, беркайчан да тынычланып чыгып китә алмыйм, һәрвакыт аларны кайгыртып, уйлап йөрим. Күңелем белән һәрчак балалар янында мин», - дип белдергән Ландыш «Интертат.ру» сайтына.

Материал «Туйлар.ру» сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев