Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән республикада унсигезенче урында

Республикада агымдагы елның беренче яртысына (гыйнвар-июнь) социаль-икътисади үсешкә йомгак ясалды.

Әлеге үсеш нәтиҗәләренә караганда безнең район гомуми рейтингта 45 район арасында 18нче урында (беренче бишлектә - Казан шәһәре, Әлмәт, Түбән Кама, Лаеш һәм Тукай районнары) бара.

Район Советының соңгы сессиясендә муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Светлана Кадыйрова 2016 елның яртысына районның социаль-икътисади үсешенә йомгак ясады.
-ЯҮМР үз позициясен бер җан башына туры килгән үз җитештерүендәге товарлар буенча яхшыртса, ә файдалануга тапшырылган торак мәйдан, халыкның салым һәм салым булмаган табышлары һәм эшсезлек күрсәткечләре буенча киметте, - диде Светлана Кадыйрова. - Сәнәгать җитештерүе индексы күрсәткече буенча ЯҮМР 45 муниципаль берәмлек арасында 29нчы урында бара. Позитив динамика саклау­да «Горький» исемендәге завод, «ЭРА», «ПФМК», Васильево пыяла заводының роле зур булды. Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүгә килгәндә, алты айда 14,8 тонна сөт җитештерелеп, бу уңайдан «Авангард» АҖ (1043 тонна), «Овощевод» ширкәте (738 тонна) һәм «Кызыл Шәрык» Яшел Үзән филиалы» ААҖ (11734 тонна) сөт җитештерү күләмен арттырды.
Яшел Үзәндә кече бизнес та үсешкә үз өлешен кертә. Бу көнгә барлыгы 4850 субъект теркәлгән (2015 елда - 4812). Бу елның 6 аенда ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы линиясе буенча 4 фермерга 6 миллион суммасында ярдәм күрсәтелгән. Юл эшләре прог­раммасы буенча быел Яшел Үзәнгә автомобиль юлларын һәм күпер корылмаларын реконструкцияләү, тоту өчен 355,3 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Эшләр әле дәвам итә.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев