Яшел Үзән районында законсыз рәвештә аракы сатучы тоткарланган
Хәзер инде гаепләнүчегә суд карары нигезендә 100 сумлык эчемлек өчен 20 мең сум штраф түләргә туры киләчәк.
Күптән түгел Яшел Үзән суды аракыны законсыз саткан өчен Үзбәкстаннан килгән 78 яшьлек иргә хөкем карары чыгарган.
Яшел Үзән прокуроры ярдәмчесе Рифат Сафиуллин аңлатуынча, Бело-Безводное авылында яшәүче ир бер кешегә пластик шешәдә 100 сумга спиртлы эчемлек саткан.
Гаепләнүче хокук сакчылары игътибарына эләккән. Табыш артыннан куучыларга спиртлы эчемлекләрне кулдан лицензиясез сатарга ярамаганлыгын аңлатулар да ярдәм итми.
Хәзер инде гаепләнүчегә суд карары нигезендә 100 сумлык эчемлек өчен 20 мең сум штраф түләргә туры киләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарии
0
0
Бөтен авыл белә кем сатканны,тик тотучы гына юк,
0
0