Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән районының Татар Танае авылында спорт мәйданчыгы төзелә

Бу көннәрдә күбебез спорт дип уяна, спорт дип йокларга ята торгандыр. Чөнки Казаныбызда су спорты төрләре буенча XVI дөнья чемпионаты бара. Бүген Казан Россиянең спорт башкаласына әйләнде. Республика үсеше өчен генә түгел, илебез өчен дә зур әһәмияткә ия булган әлеге уеннарның ачылу тантанасында РФ Президенты Владимир Путин һәм Татарстан лидеры...

Бу көннәрдә күбебез спорт дип уяна, спорт дип йокларга ята торгандыр. Чөнки Казаныбызда су спорты төрләре буенча XVI дөнья чемпионаты бара. Бүген Казан Россиянең спорт башкаласына әйләнде. Республика үсеше өчен генә түгел, илебез өчен дә зур әһәмияткә ия булган әлеге уеннарның ачылу тантанасында РФ Президенты Владимир Путин һәм Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Әйе, физик күнегүләр белән шөгыльләнү өчен бөтен инфраструктурасы, барлык уңайлыклары булган Казан профессионаллар өчен генә түгел, ә гади халык өчен дә спорт мәйданы булып тора. 2013-2014 елларда гына Татарстанда 322 спорт мәйданчыгы төзелгән. Быел барлыгы 10 спорт объекты файдалануга тапшырылачак, шуларның бишесе - йөзү бассейннары белән. Әлеге объект­лар федераль программа буенча һәм ТР бюджеты хисабына төзелә.

Мондый шартлар башкалада гына түгел, ә һәр район һәм шәһәрдә тудырылган. Президентның төзелеш буенча республика программасы ярдәмендә Яшел Үзәндә дә яшьләргә һәм балаларга спорт белән шөгыльләнү өчен хәлдән килгәннең барысын да эшлиләр. Июнь аенда район башлыгы Александр Тыгин эшлекле визиты белән Татар Танаена килгәч, бер төркем балаларны:

- Тиздән сезнең яңа футбол кырында уйнарга мөмкинчелегегез булачак, - дип шатландырган иде.

Башлык сүзендә торды. Бүгенге көндә биредә рәшәткә тоту һәм спорт инвентарьларын булдыру кебек ахыргы эшләр генә калып бара. Каникулның соңгы аенда булса да, балалар биредә рәхәтләнеп футбол уйнар, сәламәт яшәү рәвеше алып барыр иде дип ышанасы килә. Мәйданчык август башында ачылырга тиеш. Бу корылма район хакимиятенә 2 миллион 500 мең сумга төшә. Мәктәп артындагы буш урында исә 700 мең сумлык балалар мәйданчыгы булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X