Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән районының Осиново лицее укучысы «IТ-чемпион»

Республикабызда агымдагы елның 15 мартында «IТ-чемпион» бәйгесенең старт алуы турында хәбәр иткән идек инде. Шушы вакыт эчендә 80958 мәктәп укучысы бәйгедә катнашырга теләк белдерде. Укучы яшьләр өлкәннәргә ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы турында сөйлиләр һәм шәхси кабинет белән эшләргә өйрәтәләр, электрон хезмәтләргә түлиләр. Алар арасыннан лидерлар да билгеле булды....

Республикабызда агымдагы елның 15 мартында «IТ-чемпион» бәйгесенең старт алуы турында хәбәр иткән идек инде. Шушы вакыт эчендә 80958 мәктәп укучысы бәйгедә катнашырга теләк белдерде.

Укучы яшьләр өлкәннәргә ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы турында сөйлиләр һәм шәхси кабинет белән эшләргә өйрәтәләр, электрон хезмәтләргә түлиләр.

Алар арасыннан лидерлар да билгеле булды. Болар - Яшел Үзән, Мөслим, тукай, Чистай районы, Казан һәм Чаллы шәһәре мәктәбе укучылары, дип хәбәр итә ТР Фән һәм мәгариф министрлыгының матбугат хезмәте.

Бәйгедә иң күп балл җыючы Осиновоның В.Карпов исемендәге лицей укучысы Андрей Дырин. Ул былтыргы конкурста да җиңеп чыгып, айпад белән бүләкләнде һәм Парижның "Диснейленд"ында булды. Быел да сынатырга исәбе юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев