Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән районында юл һәлакәтендә 3 яшьлек бала һәлак булган (фотолар)

20145 елның 13 декабрендә 16 сәгать 44 минутта Мәскәү - Казан юлының 753нче километрында (+100м) Исак авылы янында юл-транспорт һәлакәтендә 3 яшьлек бала һәлак була. Катлаулы һава торышы шартларында автомобиль йөртүче машина белән идарә итә алмый, бу фаҗига китереп чыгара.

Казанда яшәүче "АудиS4"не йөртүче 34 яшьлек автомобильче Мәскәү юнәлешеннән Уфа юнәлешенә барганда, катлаулы һава торышы шартларын исәпкә алмый, тизлекне арттыра, алда баручы транспорттан тиешле дистанция тотмый һәм нәтиҗәдә ДТП нәтиҗәсендә туктап торган "Вольво FH12" автомашинасына килеп бәрелә.

Нәтиҗәдә "Ауди S4" автомобиле пассажиры - автомобиль йөртүченең улы , баланы тотып бара торган җиһазга эләктереп куелган булса да, алган травмаларыннан үлә. Тагын бер пассажир - автомобиль хуҗасының 29 яшьлек йөкле хатыны каты тән җәрәхәтләре ала, анысы Казан РКБсына җибәрелә. "АудиS4" йөртүче исән-сау, аңа берни дә булмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев