Яшәеш
Яшел Үзән районында яңа һәйкәл ачылды
Районыбызның кечкенә генә авылы Өтәшкәдә, Бөек Ватан сугышында катнашкан якташларының якты истәлегенә багышлап, һәйкәл ачылды. Әлеге торак пункттан фронтка 146 кеше чыгып китә. Ә сугыштан бары тик 46сы гына әйләнеп кайта.
Батырлыклары һәм кыюлыклары белән Җиңү көнен якынайтып, фашизмга каршы көрәшкән авылдашларына дан булып торучы һәйкәл 7 май көнне ачылды. Ул Яшел Үзәннең «Эра» заводы хезмәткәрләре һәм аның генераль директоры, Өтәшкә авыл җирлеге депутаты Игорь Бабушкин тырышлыгы белән төзелде. «Тиздән җирлекнең башка авылларында да мондый истәлекле урыннар тергезеләчәк», - ди ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев