Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән районында һәлакәт: бер кеше үлгән, икесе – хастаханәдә

Яшел Үзән районында - Мәскәү-Уфа юлының 740 нчы чакрымында кеше гомере өзелүгә китергән юл-транспорт һәлакәте булган. Һәлакәт аркасында бер кеше үлгән, икесенең сәламәтлегенә зыян килгән. Бу хакта татарстанның ЮХИДИ идарәсе хәбәр итә. Юл-транспорт һәлакәте сәгать 11ләр тирәсендә булган. Хәбәр ителгәнчә, 52 яшьлек йөртүче идарәсендәге Audi машинасы алдагы автомобильне узу максаты...

Яшел Үзән районында - Мәскәү-Уфа юлының 740 нчы чакрымында кеше гомере өзелүгә китергән юл-транспорт һәлакәте булган.

Һәлакәт аркасында бер кеше үлгән, икесенең сәламәтлегенә зыян килгән. Бу хакта татарстанның ЮХИДИ идарәсе хәбәр итә.

Юл-транспорт һәлакәте сәгать 11ләр тирәсендә булган. Хәбәр ителгәнчә, 52 яшьлек йөртүче идарәсендәге Audi машинасы алдагы автомобильне узу максаты белән каршы як хәрәкәт полосасына чыга һәмToyota белән бәрелешә. Һәлакәт аркасында Toyota автомобиленең 34 яшьлек йөртүчесе һәлак була. Audi машинасының йөртүчесе һәм 48 яшьлек пассажиры хастаханәгә озатыла.

Юлларда сак йөрсәк иде!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев