Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән районында ир-ат Идел күпереннән сикереп һәлак булган

48 яшьлек ир-ат "Малиновка" контроль пункты янындагы күпердән Идел елгасына сикергән.

Бу хакта, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсе хәбәр итә.

Коткаручылар мәгълүматына караганда, бу хәл 14 августта булган. Шул ук көнне, волонтерлар тарафыннан, гәүдә кич белән табыла. Ир-ат күпернең җәяүлеләр юлыннан йөргән. Сакчы нишлисез дип кызыксынгач, "мин монда эшлим", дип җавап бирә ул. Соңрак күзәтү камералары аша, ир-атның киртә аша чыгып, суга сикерүен күрәләр. Мәрхүмнең тормыш иптәше белдергәнчә, ир-ат эте белән су коенырга киткән булган. Эте кире әйләнеп кайта, тик хуҗасы кайтмый кала. Мәрхүмнең гәүдәсен полиция хезмәткәрләренә тапшырганнар.

http://tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев