Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән районында ике балыкчыны коткарганнар

Исак авылыннан ерак түгел, бер атна элек ике балыкчы батып үлгән җирдә, узган шимбәдә 2 балыкчыны коткарганнар. Марий Элда яшәүчеләр балык тотарга дип, көймә белән Зөя елгасындагы бер утрауга килгәннәр. Аларның сөйләүләре буенча, кичтән елга өстендә боз булмаган. Ә икенче көнне иртән су өсте боз белән капланган, һәм алар йөзгән...

Исак авылыннан ерак түгел, бер атна элек ике балыкчы батып үлгән җирдә, узган шимбәдә 2 балыкчыны коткарганнар. Марий Элда яшәүчеләр балык тотарга дип, көймә белән Зөя елгасындагы бер утрауга килгәннәр. Аларның сөйләүләре буенча, кичтән елга өстендә боз булмаган. Ә икенче көнне иртән су өсте боз белән капланган, һәм алар йөзгән вакытта бозга эләгеп, резин көймә тишелгән. Ярый әле, көймә су астына киткәнче кире утрауга барып җитә алганнар. Ләкин утраудан үз көчләре белән генә кире кайта алмаганнар. "112" номерына шалтыратып, коткаручыларны чакырганнар. Томан булуга карамастан, коткаручылар балыкчылар булган утрауны эзләп тапкан. Балыкчылар рәхмәт әйтеп, медиклар ярдәменнән баш тартып, өйләренә кайтып киткән. Яшел Үзән янгын сагы гарнизоны балык тотрага яратучыларны сак булырга чакыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X