Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән районында ике балалар бакчасы төзелә башлады

Районда берьюлы ике урында балалар бакчасы төзүгә керештеләр. Аның берсе - шәһәрнең Мирный микрорайонында, икенчесе Осиново бистәсендә төзелә. Балалар бакчаларына ихтыяҗ зур. 2014 елның 12 апреленә алынган мәгълүматларга караганда, муниципаль районның "Электрон балалар бакчасы" электрон системасында 7 яшькә кадәрге барысы 4157 бала теркәлгән. Дөрес, 1522 балага әле 1,5 яшь тә...

Районда берьюлы ике урында балалар бакчасы төзүгә керештеләр. Аның берсе - шәһәрнең Мирный микрорайонында, икенчесе Осиново бистәсендә төзелә.

Балалар бакчаларына ихтыяҗ зур. 2014 елның 12 апреленә алынган мәгълүматларга караганда, муниципаль районның "Электрон балалар бакчасы" электрон системасында 7 яшькә кадәрге барысы 4157 бала теркәлгән. Дөрес, 1522 балага әле 1,5 яшь тә тулмаган.

Мирныйның Бакый Урманче урамында төзелә башлаган балалар бакчасының фундаменты әзер. Ошбу объектта эшләүче "Восход" ширкәте төзүчеләре бу көннәрдә беренче катның кирпеч стеналарын күтәрә башлады, алар хәтта шимбә көннәрендә дә бик кызу эшли. Осиновода исә, 260 урынга исәпләнгән балалар бакчасының фундаментын сала башлыйлар.

-Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы республикада 30 елдан элегрәк төзелгән балалар бакчаларын капиталь ремонтлау планын эшләде, - дип сөйли "Яшел Үзән муниципаль районның техник күзәтчелек хезмәте" муниципаль унитар предприятиесе директоры Роман Котельников. - Безнең районның 7 балалар бакчасы шушы программага керде. Әлеге программа буенча эш 2015 елда башлана. 2014 елда җирле бюджет акчасына 6 балалар бакчасында капиталь ремонт планлаштырылды.

Балалар бакчаларын ремонтлау җирле бюджетка 15 миллион сумга төшәчәк. Җитәкче сүзләренә караганда, быел шәһәрдә 11нче "Антошка" (Королев урамының 12"а" йорты), 17нче "Василек" (Столичная урамы, 26нчы йорт), 21нче "Незабудка" (Гоголь урамы, 66нчы йорт), 22нче "Малыш" (Рогачев урамы, 22нче йорт), 31нче "Чишмә" (Б.Урманче урамы, 5нче йорт) балалар бакчаларын ремонтлау күздә тотыла. Моннан тыш, Зур Ключидәге 28нче "Рябинка" балалар бакчасын ремонтлау да планда бар. Ремонт планына кертелгән балалар бакчаларының нигездә түбәсен ябарга туры киләчәк.

Шулай ук Олы Карагуҗа урта мәктәбе һәм шәһәрнең 17нче төп мәктәбе базасында 35әр балага исәпләнгән балалар бакчасы төркемнәре ачылырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев