Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән районында чисталык икеайлыгына йомгак ясадылар

Шәһәр территориясеннән 14071 мең кубометр каты көнкүреш калдыгы җыеп түгелде, - дип сөйли бу уңайдан шәһәр башкарма комитетының төзекләндерү департаменты җитәкчесе Руслан Барыев. -Ике айлык барышында 9 санкцияләнмәгән чүплек юкка чыгарылды. 15 апрельдән 23 майга кадәр җыеп түгелгән чүп-чар 315569,84 кубометрны тәшкил итте. Бу чорда йорт фасадлары, балалар мәйданчыклары, торак...

Шәһәр территориясеннән 14071 мең кубометр каты көнкүреш калдыгы җыеп түгелде, - дип сөйли бу уңайдан шәһәр башкарма комитетының төзекләндерү департаменты җитәкчесе Руслан Барыев. -Ике айлык барышында 9 санкцияләнмәгән чүплек юкка чыгарылды. 15 апрельдән 23 майга кадәр җыеп түгелгән чүп-чар 315569,84 кубометрны тәшкил итте. Бу чорда йорт фасадлары, балалар мәйданчыклары, торак йорт яннары да төзекләндерелде.

Болардан тыш, агач-куаклар утыртуга да игътибар бирелгән (578 агач, 222 куак). Ике ай эчендә, күргәнебезчә, шәһәр урамнары күзгә күренеп чистарды, матурайды, яшелләнде.

Әлфия Зыякаева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

2
X