Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән районында берәү 280 төптән артык киндер үстергән

Яшел Үзән районында яшәүче 54 яшьлек кеше үзенең участогында 284 төп киндер үстергән, дип хәбәр итә Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте. Тентү вакытында аның өендә полицейскийлар тартма, кәстрүл һәм 3,5 кг га якын марихуана табып ала. Тоткарланучы сүзләренә караганда, ул узган ел уңышын саклаган, аны эшкәртә һәм куллана торган булган....

Яшел Үзән районында яшәүче 54 яшьлек кеше үзенең участогында 284 төп киндер үстергән, дип хәбәр итә Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте.

Тентү вакытында аның өендә полицейскийлар тартма, кәстрүл һәм 3,5 кг га якын марихуана табып ала. Тоткарланучы сүзләренә караганда, ул узган ел уңышын саклаган, аны эшкәртә һәм куллана торган булган. Медицина тикшеренүе узгач, бу кешенең наркотиктан исерек булуы ачыкланган.

Тоткарланучыга карата "Наркотик матдәләрне законсыз үстерү һәм саклау" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итә kazanfirst.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X