Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән районында 20 җинаять теркәлгән

Шуларның 12се - шәһәрдә, 8е районда булган. 17се ачылган, 12се «кайнар эздән».

- Олы Яке авылында яшәүче сүзләренә караганда, кичке якта берәү өенә кереп «LG» кесә телефонын һәм 3 кап тәмәке, 2 джин-тоник алып чыккан. Икенче көнне исә әлүмин бак урлаган. Зыян суммасы - 6111 сум. Бу этлекне авылдашы, элек хөкемдә булган 27 яшьлек егет кылганлыгы билгеле.


- Яшел Үзәндә яшәүче бер ханымның хезмәт хакы картасыннан 8000 сум акчасы алынган.


- Кайберәүләр «Гранд чероки джип» кебек машинаны да урлап китәргә күп уйлап тормый. Казаннан Яшел Үзәнгә килгән берәү Столичная урамындагы мәчет янына куйган машинасыннан колак кага. Бу «батырлыкны» кылган, беркайда да эшләмәүче, элек хөкемдә булган 27 яшьлек егет тоткарланган.


- Берәү исә бик җәһәт көнә баерга уйлаган. Ленин урамында урнашкан, тиз генә акча бирә торган офисларның берсеннән ялган паспорт белән 20 мең сум акча алмакчы булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X