Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән районы «Яңа Тура» технополисы территориясендә яңа ел алды авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды

Октябрьский поселогында «Яңа Тура» технополисы территориясендә быел соңгы яңа ел алды авыл хуҗалыгы продукциясен сату ярминкәсе узды. 2015 елның 26 декабрендә Казанда, Чаллыда һәм Татарстанның башка шәһәрләрендә һәм район үзәкләрендә 5 сентябрьдән башлап һәр шимбәдә уздырылган авыл хуҗалыгы ярминкәләре сериясе тәмамланды.

«Яңа Тура» авыл хуҗалыгы ярминкәсе мәйданчыгы бу елның сентябрендә эшли башлады һәм ул АПК хезмәткәрләре җитештергән продукцияне сату өчен бик уңайлы урын булды.

Һәр ярминкә авыл хуҗалыгы продукциясенә бай булды, монда бәрәңге, яшелчәләр, бал, ак май, сөт, ярма, он, шикәр, йомырка, ашлык һәм башка ашамлыклар сатылды.

Бүгенге ярминкә башкаларыннан аерылыбрак тора: бүген "Яңа Тура" мәйданчыгында ял көннәре ярминкәләрендә актив катнашканнары өчен авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләрен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм "Яңа Тура" технополисы дипломнары белән бүләкләделәр.

«Авыл хезмәтчәннәре әлеге проектка бик җитди карадылар. Башта без бу мәйданчык ярминкә өчен уңышлы булыр микән, килүчеләр булыр микән дип шикләнгән идек. Әмма бу шикләнүләр юкка булган. Күргәнегезчә, бүген дә ярминкәгә авыл хуҗалыгы продукциясе төялгән 50 машина килгән, көн уртасына инде күбесе товарларын сатып бетереп, китеп тә бардылар. Димәк, проект эшли. Барлык ярминкәләр уңышлы узды,муниципаль берәмлекләр башлыкларына, авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә актив катнашулары өчен рәхмәт. Бүген без аларга кышкы чорда да ярминкәләрне дәвам итәргә тәкъдим иттек. Ярминкәләрнең дәвамы булыр дип уйлыйбыз. Бу мәсьәлә буенча без фикерләшербез», - дип, хәбәр итте Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов.

Шулай итеп, дипломнар «ВЗП Заволжья» ҖЧҖнең көньяк-көнчыгыш территориясе директоры урынбасарыИслам Закировка, хосусый ярдәмче хуҗалыклар тотучылар Илнур Әхмәтшакировка һәм Закир Җәббаровка,«Овощевод» ҖЧҖ директоры Илшат Сабирҗановка, «Залесный» агрофирмасы" ҖЧҖ директоры Илнур Мадьяровка, «Ипле» ҖЧҖ директоры Дамир Подмаревка бирелде. Алар барысы да Татарстан Республикасының Зеленодольск муниципаль районыннан.

Язма һәм фото ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының рәсми сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X