Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән районы Татар Исламы авылында Чишмә бәйрәме

Татар Исламы авылы районда иң матур авылларның берсе булуы бәхәссез. Кечкенә дә төш кенә дип нәкъ менә шундыйлар турында әйтәләр. Аның бөтен матурлыгын чишмәләр тәшкил итә. Узган атнада бөтен авыл, бөтен авыл гына түгел, Норлат зонасындагы барлык авыл халкы җыелып Чишмә бәйрәме уздырды. Чишмә бәйрәмен шушы көнгә билгеләүнең сере дә...

Татар Исламы авылы районда иң матур авылларның берсе булуы бәхәссез. Кечкенә дә төш кенә дип нәкъ менә шундыйлар турында әйтәләр. Аның бөтен матурлыгын чишмәләр тәшкил итә. Узган атнада бөтен авыл, бөтен авыл гына түгел, Норлат зонасындагы барлык авыл халкы җыелып Чишмә бәйрәме уздырды.

Чишмә бәйрәмен шушы көнгә билгеләүнең сере дә бар. Биредә туып, шушы чишмәләрнең суын эчеп үскән Фаягөл Ситдыйкованың олы юбилее, ә Фаягөл белән Абрек Ситдыйковларның - алтын туйлары. Шушы күркәм юбилей уңаеннан туганнары (кияү) Татарстанның халык артисты Нәфкать Нигъмәтуллин якыннарына гына түгел, бөтен авылга бәйрәм ясап, аны Чишмә көне итеп уздырырга булган. Дөресрәге, Фаягөл апа шулай теләгән. Гомере буе балалар укыткан, мәгърифәт уты тараткан Укытучы юбилеен да файда китерерлек, үзенчәлекле итеп үткәргән.

Ә чишмәләр бик тәрбияле монда. Яшьләр туган авылларын калдырып еракларда яшәсәләр дә, тугын ягын онытмый - чишмәләр тарта аларны күрәсең. Аларны төзекләндерүдә башлап йөрүче Мансур Гыймрановка район башлыгы урынбасары Фоат Шәмсиев ЯҮМР башлыгы Алексадр Тыгинның Рәхмәт хатын тапшырды. Авыл үсеше өчен янып йөргән яшьләр Рамил Вәлитов, Ирек Сәйфуллин һәм Илмир Җиһаншинга исә Норлат авыл җирлеге башлыгы Илгиз Баһаветдинов мактау грамоталары һәм премияләр тапшырды.

-Әле күптән түгел генә бирегә килеп, чишмәләр белән хозурланып киткән идем. Бүген тагын рәхәтләнеп килдек. Дуслар, якташлар белән очрашу күңелле, - ди Норлатта яшәүче Рамилә Тимершина.

- Мин биредә беренче тапкыр гына. Авыл кечкенә генә булса да, проблемалары зур, ярдәм кирәк, - ди Горьіий исемендәге Яшел Үзән суднолар төзү заводының генераль директоры Ренат Мистахов.

- Мин шушы авылда туып үстем. Биредә халык дус, бер гаилә кебек яши. Күрәсез, халык тырышып эшли, рәхәтләнеп ял да итә белә, -ди Тау Иле килене Гүзәлия Низамова.

Татар Исламы бик күренекле авыл булса да, биредә бөтен республикага танылган Изге Касыйм чишмәсе ага, авылга керү юлы юк. Бу хакта бик күптәннән сүз бара, район җитәкчелеге дә авыл халкының мөрәҗәгатенә колак салып, быел авылга керү юлына таш җәйдерергә булган иде. Әмма финанс авырлыклары аркасында бу эш киләсе елга кадәр кичектерелгән. Әмма Фоат Шәмсиев бөтен авыл халкы каршында авылны төзекләндерүгә акчалар бүленәчәк, дип ышандырды.

Норлат зонасы авыллары халкы ул көнен рәхәтләнеп ял итте. Тәмле чишмә сулары белән хушланып, ачык һавада Нәфкать моңнарын тыңлау көн дә була торган могҗизага тиң хәл түгел.

ГҮЗӘЛ МИНҺАҖЕВА.

АВТОР ФОТОЛАРЫ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X