Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән районы кешесе автоинспекторга ришвәт биргәндә тотылган

49 яшьлек Яшел Үзән районында яшәүче бер кеше ЮХИДИ инспекторына ришвәт биргәндә тотылды. Суд аны 30 000 сумга штрафка тартты, дип хәбәр итә ТР Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте.

Кировны (фамилиясе үзгәртелде) 4 июльдә туктаталар. Документларын тикшергәндә аның түләнмәгән штрафы барлыгы ачыклана. Автомобильче инспектор белән үзен җавапка тартмаулары турында килешмәкче булып, аңа 1 000 сум акча "төртә". Әмма ЮХИДИ хезмәткәре ришвәт алудан баш тарта һәм тиешле урынга хәбәр итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев