Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән районы чикләре үзгәрде

«Яңа Тура» технополисы район составына керде

Яшел Үзән районы башлыгы Александр Тыгин ТР Дәүләт Советында «Яшел Үзән муниципаль район» муниципаль берәмлек һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләр статусы һәм аларның территория чикләре турында» Татарстан Республикасы законына үзгәрешләр кертү һәм аерым муниципаль берәмлекләрнең территория чикләрен билгеләү турында» чыгыш ясады.

Аның докладына каршы доклад белән Дәүләт Советының дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарәләр буенча комитет рәисе Альберт Хәбибуллин чыкты һәм депутатлардан документны хуплауларын үтенде.
Закон проекты «Яшел Үзән шәһәре», «Васильево шәһәр тибындагы бистә», Әйшә, Октябрьский авыл җирлекләре муниципаль берәмлекләре чикләрен үзгәртү максатыннан әзерләнде.
Александр Тыгин үз чыгышында Яшел Үзәннең 1нче категориягә кергән социаль-икътисади хәле катлаулы монопрофильле муниципаль берәмлек булуын билгеләп үтте. Яшел Үзән моношәһәрен модернизацияләү моделе буларак «Яңа Тура» технополисы» эре сәнәгать-логистика паркын төзү концепциясе сайланды.
Инвестицион проектның беренче фазасы уңышлы рәвештә 2012-2014 елларда тормышка ашырылды. 56 мең кв. м да ике күмәртәләп сату павильоны, 3,5 мең кв.м да җиләк-җимеш-яшелчә продукциясе үзәге төзелде. 4,5 млрд тан артык инвестицияләр эшкә тотылды, 2500 эшче урын булдырылды. Икенче стадиядә «Яңа Тура» агрополисы төзелеше планлаштырыла.
Югарыда күрсәтелгән Яшел Үзән муниципаль район составына кергән берәмлекләрнең чикләрен үзгәртү буенча мәсьәлә халык алдында тикшерелде. Аның нәтиҗәләре буенча шуны әйтергә була: халык әлеге инициативаны яклап чыкты. Шуңа ярашлы карарлар вәкаләтле органнар тарафыннан кабул ителде.
ТР Дәүләт Советы закон проектын беренче һәм өченче укылышта кабул итте.
Гүзәл Минһаҗева әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев