Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән районы башлыгы инвалид бала тәрбияләүчеләр белән очрашты

Муниципаль район башлыгы Александр Тыгин Горький исемендәге мәдәният үзәгендә инвалид бала тәрбияләүче әти-әниләр белән очрашты. Хәзерге вакытта районда 520 инвалид бала тәрбияләнә. Инвалид бала тәрбияләүче әти-әниләр халыкка социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре белән даими аралашып, киңәш-табыш итеп торса да, район башлыгы белән күптән очрашканы юк иде, шуңа күрә айлар-еллар дәвамында...

Муниципаль район башлыгы Александр Тыгин Горький исемендәге мәдәният үзәгендә инвалид бала тәрбияләүче әти-әниләр белән очрашты.

Хәзерге вакытта районда 520 инвалид бала тәрбияләнә. Инвалид бала тәрбияләүче әти-әниләр халыкка социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре белән даими аралашып, киңәш-табыш итеп торса да, район башлыгы белән күптән очрашканы юк иде, шуңа күрә айлар-еллар дәвамында эчкә җыелып килгән моң-зарны рәхәтләнеп түктеләр, ярдәм кулы сузарга әзер җитәкче булганга күрә, күңелләрен тырнап торган байтак четерекле мәсьәләне уртага чыгарып салдылар.

Дөресен әйтергә кирәк, инвалид бала тәрбияләүче әниләрне күп нәрсә борчый. Инвалидларга юлда йөрергә, төрле учреждениеләргә тоткарлыксыз керергә җайлы булсын өчен махсус эшләнгән "Уңайлы мохит" программасының бик үк уңайлы булмавын алар бик яхшы белә. Юлларга кагылганы бигрәк тә. Әйтик, Мирныйның Комаров урамы, Төзүчеләр проспекты коляскадагы инвалид бала белән йөрергә җайсыз. Коляска белән юл аркылы чыкканда тротуардан юлга "сикереп" төшәргә һәм киресенчә текә тротуарга менәргә туры килә. Моны үз башыннан кичергәннәр генә аңлый.

-Өч ел элек без "Уңайлы мохит" программасын, гомумән, телгә алганыбыз да юк иде, ә хәзер аның тагын да җайлырак-уңайлырак булуын телибез. Бу гадәти хәл, - дип сөйли район башлыгы Александр Тыгин. - Юлларны проектлаганда, төзегәндә үк төзүчеләр бу программаны күздә тотып эш итәргә тиеш. "Уңайлы мохит" программасы буенча юлларны инвалидлар йөрерлек итеп рәтләгән идек, әмма кул тимәгән урыннар да калган икән.

Поликлиникаларда чиратның озын булуына да зарланды әниләр. Дөрес, инвалид баласы белән килүчене табиб чиратсыз кабул итә-итүен, ә дару яздырып алу өчен, башка авырулар кебек үк, сәгатьләр буе чиратта торырга туры килә. Невропатолог кебек тар белгечләрнең дә поликлиникаларда булмавы мәгълүм булды очрашу барышында. Эпилептологлар бөтенләй дә юк, ә районда 50ләп бала нәкъ менә эпилепсия белән авырый. Әниләр фикеренчә, эпилептологны, авыру баланы күрсәтү һәм кирәкле даруларны яздырып алу өчен, аена берничә мәртәбә бүтән шәһәрдән дә чакыртырга мөмкин.

Инвалид баланы поликлиникага, мәдәният учакларында яисә инвалидлар үзәгендә оештырыла торган махсус занятиеләргә алып бару да проблема. Бу җәһәттән, бюджет акчасына инвалидларны йөртергә яраклы махсус автобус сатып алырга кирәк дигән фикер, әниләрнең күңеленә сары май булып ятты, бер юаныч булды, димәк, киләчәктә аларны поликлиникага махсус уңайлы транспорт алып килер һәм өенә кайтарып куяр.

Инвалид баланы, бигрәк тә эпилепсиядән интегүчеләрне 2-3 сәгатькә калдырып тору проблемасы да күтәрелде очрашуда. Үтә катлаулы һәм бик җаваплы бу эшне әби-бабайга тапшырып булмый, ә менә, билгеле бер бәягә, медицина хезмәткәрен яисә медицина колледжының югары курс студентын чакыртырга мөмкин. Волонтерларны да җәлеп итәргә ярый. Һәрхәлдә, бу эшне уртак тырышлык белән хәл итәргә була.

Инвалид бала тәрбияләүче гаиләләрнең күбесе бөтен уңайлыклары, баланы даими рәвештә саф һавада йөртергә җайлы зур булмаган җир кишәрлеге булган үз өе турында хыяллана, билгеле. Бу хыял күктән йолдыз алып төшүгә тиң, әмма тамчы тама-тама ташны тишә ди. Ни генә булмасын, инвалид бала тәрбияләүче әниләрнең буй җитмәслек шундый зур хыялын чиновникларның ишетеп-белеп торуы хәерле.

Башлык белән очрашуга килгән әти-әниләрнең бетми торган борчу-хәсрәтен ТР Дәүләт Советы депутаты Валентин Кострин, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Александр Кияшко, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ринат Җаббаров, үзәк район дәваханәсе баш табибы Илгиз Һидиятов, халыкка социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Зөһрә Бурдина, башкарма комитетның бүтән җаваплы хезмәткәрләре дә тыңлады. Ике як өчен дә файдалы булган мондый очрашуларны алга таба даими оештырырга кирәк дигән фикергә килделәр.

Әлифел Таразова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев