Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән районы авылына багышланган

Туган авылым - Ачасырым Туган авылым, Ачасырым, Бигрәк якын күңелгә. Һәрчак шулай канатланып, Сагынып кайтам күрергә. Алмалыкта, Май тавында Гөрләп үтте балачак. Бәйрәш чишмәсенең суы Мәңге телдә калачак. Су буйларың, инешләрең, Яшел хәтфә җәйгәндәй. Гаҗәпләнеп урап кайтам Тәүге тапкыр күргәндәй. Җәйге баксаң, туган авылым: Яңгырый гармун тавышы, Шул бакчада яшь...

Туган авылым - Ачасырым

Туган авылым, Ачасырым,

Бигрәк якын күңелгә.

Һәрчак шулай канатланып,

Сагынып кайтам күрергә.

Алмалыкта, Май тавында

Гөрләп үтте балачак.

Бәйрәш чишмәсенең суы

Мәңге телдә калачак.

Су буйларың, инешләрең,

Яшел хәтфә җәйгәндәй.

Гаҗәпләнеп урап кайтам

Тәүге тапкыр күргәндәй.

Җәйге баксаң, туган авылым:

Яңгырый гармун тавышы,

Шул бакчада яшь йөрәкләр

Бер-берләрен табышты.

Түп-түгәрәк Балык күлең

Чыкмыйлар исләремнән.

Еракларга киткәч менә

Җыр туа хисләремнән.

Шаулы, җырлы Сабантуең

Дус-туганнарны дәшә.

Авылым, Олы Ачасырым,

Чәчәк ат, гөрләп яшә.

Мәдинә Әдиятуллина.

Яшел Үзән - Олы Ачасыр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев