Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән районы - алтын урталыкта

2015 елның 10 аенда Татарстанда 297 мең тонна сыер һәм кош ите (104 процент) җитештерелгән, 992 мең тонна сөт савылган, 733 млн данә - йомырка. Бүген ТР Хөкүмәте йортында киңәшмәдә ТР Премьер-министры урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов шул хакта белдерде.


ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры 2015 елның октябре өчен кайбер муниципаль районнар буенча тулаем сөт күләмен һәм продуктлык динамикасын тәкъдим итте. Шулай итеп, өч район сөт күләмен арттыра алган. Әтнә, Мамадыш, Әгерҗе, Әлки, Кукмара, Питрәч һәм Саба районнарының күрсәткечләре бераз төшкән.
Аннары министр киңәшмәдә катнашучыларны республиканың терлекчелек комплексы эш нәтиҗәлеге белән таныштырды. Нәтиҗәлелек 2014 елның 5 төп җитештерү күрсәткече (100 га авыл хуҗалыгы җирендә продукция җитештерү - сөт, ит; 1 баш шартлы терлек буенча мөгезле эре терлек ите; савым сыерлары продуктлыгы; 100 сыерга күпме бозау туры килә) буенча ясалган. Җыелган балл буенча барлык муниципаль районнар 3 категориягә бүленгән: 1 категория 200 балл һәм аннан да күбрәк, 2 категория - 149-195 балл, 3 категория - 140 балл чамасы.
2014 ел нәтиҗәләре буенча беренче категориягә Әтнә, Саба, Балтач, Тукай, Актаныш, Кукмара, Кайбыч, Буа, Мамадыш, Апас муниципаль районнары кергән.

Икенче категориядә - Яңа Чишмә, Яшел Үзән, Арча, Алабуга, Түбән Кама, Әлки, Теләче, Чүпрәле, Югары Ослан, Әгерҗе, Питрәч, Чистай, Азнакай, Ютазы һәм Биектау муниципаль районнары.
140 баллдан ким җыючылар рәтендә - Алекссевск, Баулы, Лаеш, Балык бистәсе, Тәтеш, Нурлат, Аксубай, Лениногорск, Сарман ,Зәй, Әлмәт, Кама Тамагы, Бөгелмә, Спас, Минзәлә, Мөслим, Чирмешән, Менделеевск муниципаль районнары, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Язма Татар-информ мәгълүмат агентлыгыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев