Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән районы өлкән яшьтәге гражданнарга өйдә медицина ярдәме күрсәтү буенча сынау проектында катнашачак

Шәхси медицина оешмалары өлкән яшьтәге гражданнарга, беренче чиратта, аз хәрәкәт итүче, шул исәптән авыл җирлегендә яшәүче гражданнарга кирәкле медицина хезмәтләре күләмен тәэмин итү өчен дәүләт ярдәменә җәлеп ителә.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы Яшел Үзән районын 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарга өйдә медицина ярдәме күрсәтү буенча 2020 елның сынау проектына кертте. 

Шәхси медицина оешмалары өлкән яшьтәге гражданнарга, беренче чиратта, аз мобильле, шул исәптән авыл җирлегендә яшәүчеләргә, медицина хезмәтләренең кирәкле күләмен тәэмин итү өчен дәүләт ярдәменә җәлеп ителә. 
Атнага кимендә 1 тапкыр, медицина тикшерүе үткәреп, өйдә кирәкле медицина манипуляцияләрен үтәп кайту каралган. 
Ведомствода билгеләп үтүләренчә, Яшел Үзән районыннан тыш, «Демография» илкүләм проектларының «Өлкән буын» төбәк проекты кысаларында, пилот проектын Татарстан Республикасының 12 муниципалитетында гамәлгә ашыра. 
Өстәмә мәгълүматны (843) 231 79 69 телефоны буенча Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының дәвалау ярдәме бүлегендә белергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X