Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән район башлыгы Александр Тыгин җавап бирә

- 2015 - Парклар һәм скверлар елында районда да шәһәрдә бик күп скверлар ачылды һәм дәүләттән шактый гына ярдәм дә булды кебек. Быел исә Россиядә - экология, ә республикада сулык зоналарын саклау елы. Авылда плотина төзү идеясе бар, эшлекле авылдашларыбыз аның проектын, документларын эшләргә дә әзер. Район ярдәменә исәп тота...

- Плотина - гидротехник корылма, аның табигый сулыкларга катнашы юк, шуңа күрә әлегә ярдәм итәргә булыр, дип өздереп кенә җавап бирә алмыйбыз.
- Элек Мамадыш-Әкил авылына Яшел Үзәннән автобус йөри иде. Хәзер ул автобус маршруты бетерелде, ә безгә шәһәргә барып кайту өчен ул бик тә кирәк. Ярдәм итә алмассызмы икән?
Мамадыш-Әкилдән укучыгыз.
- Әлеге автобус маршруты сезгә ни дәрәҗәдә кирәк, тагын кайсы авыллар да бу маршрутка мохтаҗ, шуларның барысын да исәпкә алып, Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгына, ягъни министр Ленар Сафин исеменә хат язарга кирәк. Әлеге автобус маршруты элек тә Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы заказы белән йөргән һәм үз-үзен акламаган булган, - дип җавап бирде район башлыгы
Александр Тыгин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев